2019 елның 1 кварталында Бөгелмә ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат.

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә беркетелгән Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнарында 2019 елның 1 кварталында инспекция инспекторлары тарафыннан торак фонды буенча уздырылган планнан тыш тикшерүләр барышында 1527,92 мең кв. м. мәйданлы 244 торак йорт каралды. Тикшерүләр барышында торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү режимы бозылуның 343 очрагы ачыкланды. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләргә һәм физик затлар адресына 252 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 86 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 1, вазыйфаи затларга – 9, физик затларга – 76. Гомуми 32 000 сумлык штраф санкцияләре белдерелде. Фактта штрафларның 147000 сумы түләнгән.

2019 елның 1 кварталында Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә караган Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарындагы гражданнардан торак фондын карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавы һәм торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатсыз күрсәтелүе буенча 376 мәсьәләгә кагылышлы 329 мөрәҗәгать килде. 276 мөрәҗәгать тулы күләмендә каралды, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрелде. Карап тикшерү нәтиҗәләре хакында мөрәҗәгать итүчеләргә законнарда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителде, калган мөрәҗәгатьләр инспекция контролендә кала бирә.

      Шулай ук "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә 24 контрольлек чарасы уздырылды, законнардагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 35 кисәтү бирелде.

Идарәче оешмалар тарафыннан Бөгелмә зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә 106,266 мең сумлык эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International