ТКХ ДМС системасында йорт белән идарә итү буенча мәгълүмат ачу хакында

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама шәһәре, Химиклар урамы буенча 45а номерлы йортта яшәүченең Торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасында йорт белән идарә итү буенча мәгълүматның булмавына кагылышлы мөрәҗәгать каралды.

         Карау нәтиҗәләре буенча "Престиж" ТМШ идарәче оешмасының вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 "Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урнаштырмау, мәгълүматны тулы булмаган күләмендә урнаштыру яки төгәл булмаган мәгълүмат урнаштыру" статьясының 2 өлеше буенча, кисәтү чыгарылып һәм ачыкланган бозуларны бетерүгә күрсәтмә бирелеп, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

 Күрсәтмә үтәлешен тикшерү барышында ачыкланганча, күпфатирлы йорт белән идарә итү эшчәнлеге турында мәгълүмат идарәче оешма тарафыннан таләп ителгән күләмдә ачылмаган, бу хәл тикшерү актында теркәлгән.

 ТКЗТИ күрсәтмәсен билгеләнгән чорда үтәмәгән өчен "Престиж" ТМШ Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 "Дәүләт күзәтчелеген (контролен) гамәлгә ашыручы органның законлы күрсәтмәсен вакытында үтәмәү" статьясының 1 өлеше нигезендә, 10 мең сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

          Хәзерге вакытта Химиклар урамы буенча 45а номерлы күпфатирлы йорт белән идарә итү эшчәнлеге турында мәгълүмат "Престиж" ТМШ идарәче оешмасы тарафыннан ТКХ ДМС системасында тулы күләмендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International