Йорт һәм фатир эчендә газ җайланмасыннан ышанычлы файдалануны һәм карап тотуны тәэмин итүне тикшерүдә тоту хакында.

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ идарәсендә торучы торак йортларга карата фатир эчендәге газ җайланмаларын карап тоту һәм алардан куркынычсыз файдалану, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 14 маендагы 410 номерлы карары белән расланган Газдан файдалану кагыйдәләре таләпләренә ярашлы рәвештә вентиляция каналларына техник хезмәт күрсәтүне оештыру өлешендә торак йортларга сайланма комиссия тикшерүләре уздырылды.

           Уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә Зәй шәһәренең Казан урамы, 2 һәм Нефтьчеләр урамы, 25 адреслары буенча урнашкан йортларда уртак файдалану урыннарында (кухня бүлмәләрендә) газ җайланмасын һәм вентиляция системасын карап тоту өлешендә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды: һава суырту күренеше, вентиляция рәшәткәләре юк һәм пычрак.

     Тикшерү материаллары буенча "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 "Йорт эче һәм фатир эче газ җайланмаларыннан куркынычсыз файдалануны һәм аларны карап тотуны тәэмин итү кагыйдәләрен бозу" статьясының 1 өлеше буенча, 5000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

            Ачыкланган бозуларны бетерү өчен "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ адресына инспекциядән күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International