Чистай ЗТИ "Өченче буын университеты" каршында "Хокук белемнәре мәктәбе"ндә пенсия яшендәге гражданнар өчен дәрес уздырды

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 15 февралендә Чистай ЗТИ белгече ТР Чистай ш., Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе башлыгы гозере буенча Россия пенсионерлары берлегенең Чистай бүлеге тарафыннан оештырылган "Өченче буын университеты" каршында "Хокук белемнәре мәктәбе"ндә пенсия яшендәге гражданнар өчен дәрес уздырды.

  Килгән гражданнарга Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең төп бурычлары, вазыйфалары һәм вәкаләтләре турында аңлатмалар бирелде. Торак законнары өлкәсендәге төп норматив хокукый актлар каралды, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында аңлатмалар бирелде. Йортларның һәм күпфатирлы йортлардагы бүлмәләрнең милекчеләре (файдаланучылар) тарафыннан газдан куркынычсыз файдалану кагыйдәләренең үтәлү зарурлыгына махсус игътибар бирелде, гражданнарга газ куллана торган җиһазлар урнаштырылган бүлмәләрдә һава кереп торуын тәэмин итү зарурилыгы турында аңлатылды.

  Гражданнарны кызыксындырган барлык сорауларга аңлатмалар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International