Йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау нәтиҗәләре хакында

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Зәй ш., Җиңү пр., 26 номерлы йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау нәтиҗәләре буенча "Девятиэтажка" ТМШ идарәче оешмасына әлеге йортның 2 нче подъездына, чүп үткәрү җайланмасының герметиклыгын кайтарып һәм төяүче клапаннарны алмаштырып, капиталь ремонт ясау турында билгеләнгән тәртиптә инспекция тарафыннан күрсәтмә бирелде.

ТКЗТИ күрсәтмәсен билгеләнгән срокта үтәмәгән өчен "Девятиэтажка" ТМШ Зәй шәһәре җәмәгать суды тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды, аңа 10000 сум күләмендә штраф салынды.

Хәзерге вакытта барлык җитешсезлекләр дә ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча бетерелгән, подъездга тулы дәрәҗәле капиталь ремонт ясалган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International