2019 елның гыйнварында Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

2019 елның гыйнварында Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан юридик затларга карата 53 планнан тыш тикшерү уздырылды, аларның 1 – элек бирелгән күрсәтмә үтәлешен тикшерү; 3 тикшерү – гражданнардан ЧЗТИ килгән мөрәҗәгатьләр буенча һәм 49 тикшерү РФ Хөкүмәте йөкләмәсенә ярашлы рәвештә (йорт һәм фатир эче газ җайланмаларын эксплуатацияләгәндә закон таләпләренең үтәлешен тикшерү максатларында) чыгарылган җитәкче күрсәтмәсе буенча. Шулай ук 2019 елның гыйнварында, юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек чаралары уздыру кысаларында, ЧЗТИ тарафыннан идарәче оешмаларның түбәләрне нормадан артык тулган кардан вакытында чистартып торуы буенча таләпләр үтәлеше предметына карата торак йортларны тикшерүләр уздырылды. Шулай ук Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелүче торак йортлар да каралды.

Уздырылган тикшерүләр барышында гомуми мәйданы 83,21 мең квадрат метрлы 48 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 87 очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 52 күрсәтмә бирелде. Элек бирелгән күрсәтмә билгеләнгән срокта үтәлгән, акт белән ябылган.

2019 елның гыйнварында Чистай ЗТИ гражданнардан 38 язмача мөрәҗәгать керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 10сы урынга чыгып тикшерелде, аларның 3се инспекция контрольлегенә алынды (күрсәтмәләр бирелде).

2019 елның гыйнварында элек административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан барлыгы 100 мең сумлык штраф түләнде.

2019 елның 11 гыйнварында "Чистопольские известия" газетасында ЧЗТИ җитәкчесенең "Газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтүче белгечне кертүдән баш тарту штраф салуга китерә" мәкаләсе басылып чыкты. 2019 елның 23 гыйнварында Спас районының "Новая жизнь" газетасында ЧЗТИ тарафыннан әзерләнгән "Газ җайланмасыннан дөрес файдалану бәхетсезлек очракларын урап узарга булышыр" мәкаләсе урнаштырылды. 

Шулай ук 2019 елның гыйнварында, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 26.12.2008 N 294-ФЗ Федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында, зарури таләпләр бозылу очрагы буенча 2 беренчел тикшерү; юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә, 16 контрольлек чарасы уздырылды, законнардагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 15 кисәтү бирелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International