ЙОРТ ЭЧЕ ҺӘМ (ЯКИ) ФАТИР ЭЧЕ ГАЗ ҖАЙЛАНМАЛАРЫ

29 гыйнвар 2019 ел., сишәмбе

ЙОРТ ЭЧЕ ҺӘМ (ЯКИ) ФАТИР ЭЧЕ ГАЗ ҖАЙЛАНМАЛАРЫ

 

Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга "Татарстан-информ" МА өчен биргән интервьюсында үзеңне һәм якын кешеләреңне газ җайланмаларыннан файдалану нәтиҗәсендә барлыкка килә торган һәлакәтләрдән ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде.

Интервью барышында фатир эчендәге газ җайланмаларының торышына һәм аларга техник хезмәт күрсәтү тәртибенә, көнкүрештә газ шартлау сәбәпләренә һәм күпфатирлы йортларда кешеләрнең исле газдан агулануына, шулай ук газ җайланмаларыннан имин файдалану өчен фатирларның милекчеләре күрергә тиешле чараларга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

ТРдагы вәзгыять: Йөзләрчә газ плитәсе, һәр унысының срогы узган

Хәерле көн. Бүгенге әңгәмәнең темасы – көнкүреш газына бәйле бәхетсезлек очраклары – актуаль һәм катлаулы. Боларның барысы да кеше гомерләренә бәйле. 1990 нчы еллар башыннан бирле Татарстанда газлаштыру программасы гамәлгә ашырылды. Шул чордан бирле күпме вакыт узды, бүгенге көндә фатир эчендәге газ җайланмаларының торышы ничегрәк һәм алар ничек яңартыла?

"Газпром трансгаз Казань" ҖЧҖ белешмәләренә караганда, бүгенге көндә Татарстанда 1,4 млн. артык газ плитәсе, 220 меңнән артык газ белән су җылыту җайланмасы, 560 меңнән артык газ котелы һәм 22 меңнән артык газ миче бар. Шул ук вакытта эксплуатацияләү срогы узган газ плитәләренең саны – 123 мең данәдән артык, шундый ук су җылытучы газ җайланмаларының саны – 31 мең данәдән артып китә һәм 14 мең котел тәшкил итә.

"Файдалану сроклары узган һәм зарури тәртиптә техник хезмәт күрсәтелергә тиешле, ә бәлки диагностика үткәрү зарурлыгы булган, әлеге җайланмаларны куллану – ышанычлы түгел. Барлык җайланмалар да куркынычсыз эшләсен өчен, ел саен аларга техник хезмәт күрсәтергә кирәк, ә инде аларның кайберләре алмаштырылырга тиеш", – дип ассызыклады Сергей Крайнов.

Магнитогорск шәһәрендәге кебек һәлакәтләрне булдырмый калу өчен кешеләр үзләре фатирларындагы газ җайланмаларыннан файдалануга җаваплы карарга тиеш, дип тә өстәде ул.

"Соңгы вакытта Россиядә газ шартлауга бәйле берничә очрак булды, Магнитогорск шәһәрендә 39 кеше һәлак булды, Шахталарда 5 кеше үлде. Исле газдан агуланучылар саны да аз түгел", – дип искәртте ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы.

Ләкин күбебез техник хезмәт күрсәтүнең ничек уздырылуын аңлый бит инде: сервиска керәсең дә теләсә нинди кәгазьне бернинди проблемасыз язып бирәләр. Бәлки, газ җайланмаларына килгәндә, бу эш җитдирәк башкарылырга тиештер?

Сергей Крайнов сүзләренә караганда, ТР Дәүләт торак инспекциясе адресына татарстанлылардан, чыннан да, газ хезмәтләренең "галочка өчен" формаль тикшерүләр уздыруыннан зарланучы мөрәҗәгатьләр килә. Ләкин халык үзе дә газ куркынычсызлыгына җиңел карый.

"Монда бит газ җайланмаларына хезмәт күрсәтүгә милекчеләрнең үзләренең дә нинди карашта булуы мөһим. Уздырылырга тиешле техник хезмәт күрсәтү РФ Хөкүмәтенең 410 номерлы карарында билгеләнгән. Анда газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтелгәндә уздырылырга тиешле эшләрнең тулы исемлеге бар. Моннан тыш, газ хезмәтеннән килгән вәкил һава суыртылу күренешенең булу-булмавын тикшерергә, газ җиһазларының торышын, газүткәргечләрне беркетү җайланмаларының, буялу һәм техник торышының нинди хәлдә булуын да бәяләргә тиеш", – дип ассызыклады Крайнов.

Трубада изолентамы – шартлаудан котылам димә

Куркыныч һәм катастрофик нәтиҗәләргә китергән һәлакәтләргә мисал китерә аласызмы? Ни өчен хәзер шартлау һәм агулану күренешләре ешайды?

"Мондый очракларның барысы да, нигездә, милекчеләрнең газ җайланмаларының техник торышына тыкшынуы аркасында барлыкка килә. Газ хезмәтенә мөрәҗәгать итәсе урынга, кешеләр барысын да үзләре төзәтмәкче була", – дип билгеләде Андрей Кузьминның әңгәмәдәше.

Көнкүрештә газ шартлау күренешләренең сәбәпчеләре турында сөйләгәндә, Крайнов Татарстанда күптән түгел булып узган очрак турында искә төшерде. Һәлакәт Зәйдә була – фатир хуҗасының трубаны газ плитәсенә беркетә торган гайкасы ярыла. Газны ябып, газ хезмәте вәкилләрен чакыртасы урынга, әлеге фатир хуҗасы газ чыгып торган урынны изолента белән чорнап куя. Күпмедер вакыт изолента газ чыгуын чикләп тора, ләкин тора-бара ул кибә һәм өйдә беркем дә булмаган вакытта газ фатирдагы һава белән бутала. Шул рәвешле шартлый торган катнашма барлыкка килә. Өйгә кайткан хуҗалар утны кабыза һәм шартлау барлыкка килә. Ике кеше – фатир хуҗаларының берсе һәм бу вакытта йорт түбәсендә ремонт ясаучы кеше һәлак була (шартлау бинаның 5 нче катында була).

Эксперт сүзләренә караганда, күпчелек очракта кешеләр үзләре, төгәлрәге аларның газ җайланмаларының техник торышына җиңел каравы, ә димәк, үзләренең куркынычсызлыгына битарафлыгы гаепле. Шул ук вакытта зур һәлакәт булсын өчен газның бик аз гына микъдарда чыгып торуы да җитә һәм кислород белән газдан ясалган үлем коктейле әзер, дигән сүз.

Шартласын өчен фатирдагы газ күләме нинди булырга тиеш?

"Күп очракта газ җайланмасының торышы канәгатьләндерерлек булмаганда яки аннан дөрес файдаланмаганда газ шартлый. Һавадагы газның 5-15% дәрәҗәсендәге күләме дә шартлау өчен җитә. Ә инде ул аннан да күбрәк булганда, янгын чыга", – дип ассызыклады Сергей Крайнов.

Кызганыч, дип билгеләде эксперт, мондый очраклар бер генә түгел. Соңгы очрак әле күптән түгел, 12 гыйнварда булды. Газ белән су җылыта торган җайланманы үз белдеге белән тоташтырып, йорт хуҗасы су һәм газ белән тәэмин трубаларын бутаган, нәтиҗәдә йортның газ системасына сыеклык эләккән.

"Бу вакытта кем дә булса газдан файдаланган булса, газ трубасындагы су газ бирүдә өзеклек барлыкка китереп, газны янудан туктатып, алга таба фатирга газ килүдән туктаткан булыр иде. Кызганыч, әмма мондый очраклар сирәк күренеш түгел”, – ди инспектор.

Газүткәргечтә су бөкесе шикелле әйбер килеп чыга инде?

"Әйе, нәкъ шулай. Газ хезмәткәрләре проблеманы хәл итәргә килгәч, иң беренче чиратта суны ябалар һәм терәк трубасын сыеклыктан арындыралар. Шуннан соң өстәмә эшләр башкарыла һәм әлеге җитешсезлек турында торак инспекциясенә мәгълүмат җиткерелә. Без хокук бозган милекчене административ штрафка тартабыз, 1 мең сум күләмендә штраф салабыз. Безнең иң беренче бурыч җәзага тарту түгел, ә кисәтү", – дип билгели инспектор.

Су җылыту җайланмасы – акрын гына һәлак итә

Бездә газ белән агулану дулкыны булып узды. Көн саен чираттагы агулану очрагы турында белешмә килә, кайдадыр кешеләрне коткарып калып булса, кайдадыр эш инде коткарып калудан узган була. Нинди хәл соң бу?

"Шартлау күренеше – газ җайланмаларының “җиңел акыллы” хуҗалары өчен бердәнбер куркыныч түгел. Исле газдан агулану мондый күренешнең икенче ягы булырга мөмкин, бу хәл газ котелларыннан һәм су җылыткыч җайланмалардан дөрес файдаланмаганда да барлыкка килергә мөмкин", – дип хәбәр итте Сергей Крайнов.

Күптән түгел булган тагын бер очракны мисал итеп китерергә була. Яңа ел алдыннан – 31 декабрь көнне Әлмәттә тулы бер гаилә исле газ белән агуланган. Зыян күрүчеләр арасында сабый балалар һәм йөкле хатын-кыз да бар. Бәхеткәдерме, агуланганнарның барысын да вакытында хастаханәгә җиткерү мөмкин булган һәм аларны коткарып калганнар.

Барысына да хуҗабикә гаепле, ул һава суыртылу күренеше булмаганда газны автомат сүндерә торган системадан эшләүче газ белән су җылыткычтан файдаланган. Җайланма куркыныч янавы турында берничә тапкыр кисәткән һәм автомат рәвештә сүнгән, ләкин хатын-кыз моңа игътибар бирмәгән һәм җайланманы яңадан кабыза торган булган. Исле газдан агулануның моңа охшаш очраклары республикада гыйнвар башында да булды.

"Барлык очракларда да милекчеләр үзләре гаепле, алар барыннан элек белмичә, көнкүрештә газ җайланмаларыннан файдаланганда бүлмәгә һава керүен тәэмин итү таләпләрен үтәмәгән. Вентиляция системасы нормаль эшләсен өчен, бүлмәгә һавага кереп торырга һәм ул чыгып китә торган вентканаллар чиста булырга тиеш. Һава кайдан кереп торырга мөмкин? Ачык форточкалар аша. Шулай ук, элегрәк, әгәр исегездә булса, йортларда азык-төлек саклый торган җиһазлар – "хрущев суыткычлары" бар иде: тәрәзә астына зур тимер тартма урнаштырыла, анда азыклар сакларга була иде. Элегрәк, йортлар төзелгәндә, тәрәзәләр һәм ишекләр агачтан ясалды, алар бик тыгыз түгел, шул рәвешле "сулый" ала иде. Һәм чынлыкта әлеге ярыклар фатирны җилләтү өчен дә җитеп тора иде", – дип хәбәр итте инспектор.

Көнкүрештәге газ җайланмалары арасында Крайнов иң куркынычлары итеп су җылытучы җиһазларны һәм яну камерасы ачык булган газ котелларын атады. Мондый җайланмаларда газ яндыру өчен һава кулланыла, ул һава турыдан-туры үзе урнашкан бүлмәдәге һаваны суыра. Мондый җайланмаларда яну камерасы бүлмә белән бәйле.

"Заманча ике контурлы котеллар бар, алар һаваны урамнан ала һәм эшкәртелгән газны шулай ук урамга чыгара. Бу вакытта бүлмә белән бәйләнеш юк, шуңа күрә аларның куркынычлылык дәрәҗәсе дә түбәнрәк", – дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше. 

Һәлакәтнең сәбәпчеләре – арзанлы стеклопакетлар һәм тыгызлагычы булган ишекләр.

Әлеге вентиляцияне ничек тәэмин итәргә соң? Форточка ачаргамы? Әмма ләкин салкын булачак бит, урамда минус 20 градус...

"Мин аңлыйм, өйдә кечкенә балалар бар, форточка аркасындамы, кышын бигрәк тә, балалар авырый башлый. Димәк, бу вакытта аларны кухня бүлмәсеннән чыгарып торырга кирәк", – дип билгели Крайнов.

Ул тагын бер кат ассызыклады: йортларның күбесендә вентиляция системасы һаваны кертүче-суыртып чыгаручы буларак проектланган. Бүлмәгә һава ачык тәрәзә, форточка, шулай ук төрле ярыклар һәм тыгызланмаган урыннар аша керә. Иске йортларда фатирга ишекләрдәге һәм тәрәзәләрдәге ярыклардан керүче һава вентиляция эше өчен җитәрлек булып тора иде, дип билгеләде ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы.

Заманча пластик тәрәзәләр барлыкка килү белән хәл баштанаяк үзгәрде. Алар нәтиҗәсендә урамнан һава эләкми диярлек, бер яктан фатирны җылыда тотарга мөмкин, ләкин, икенче яктан, табигый вентиляциягә хилафлык килә.

"Әлеге стеклопакетлар герметиклы һәм бүлмәгә һава кертми. Ә һава кермәдеме – һаваның суыртылып чыгу күренеше дә юк. Һәм су җылытучы җайланма яки яну камерасы ачык булган котел эшләгән вакытта бүлмә һавасы кулланыла. Яну камерасына эләгә торган һава кимегәннән кими бара. Кислород җитешмәгән шартларда исле газ барлыкка килә, аның бер өлеше һава суыртыла торган каналга китә, ә бер өлеше кухняда кала", – дип аңлатты инспектор.

Бу вакытта бүлмә һавасында исле газ катнашы бик аз гына микъдарда булса да, кешеләрне агулау өчен җитәрлек булып тора. Экономияләү өчен кешеләр тагын да арзанлырак, махсус һава кертә торган клапаннары булмаган тәрәзәләрне куйдыра, ә мондый клапаннар аша урамнан тиешле күләмдәге һава кереп торыр иде. Андый тәрәзәләргә бәяләр "тешләшә", ләкин алардан башка да бу хәлдән чыгу юлын табарга була.

"Стеналарга һава кертү клапаннарын урнаштырырга мөмкин. Әлбәттә, өстәмә чыгым тотарга туры киләчәк, ләкин газ җайланмасыннан куркынычсыз файдалану турында сүз барганда әлеге дәлилләр аклану була алмый. Клапаннар юк икән, димәк, тәрәзәне ачарга яки "микроҗилләтү" режимына куярга кирәк. Тикшерүләр күрсәткәнчә, соңгы вакытта булган исле газдан агулану очракларының барысы да һава кертү клапаннары булмаган пластик тәрәзәләр һәм тыгызлагычлы ишекләр урнаштыруга бәйле рәвештә һава алмашының булмавы аркасында барлыкка килгән, газ җайланмаларыннан файдаланганда алар ябык булган", – дип ассызыклады эксперт.

Ни өчен соң "һава кертү" өлеше төзегән вакытта технологик яктан каралмый? Бу бит бигрәк тә гади чишелеш булыр иде – кешеләргә дә, тәрәзәләргә дә бәйле түгел.

"Без Төзелеш министрлыгында киңәшмә, әлеге мәсьәләләргә кагылышлы техсовет уздырдык. Һәм хәзерге вакытта йортта яшәүчеләргә бәйсез рәвештә һава алмашы тәэмин ителмәгән күпфатирлы яңа йортларны төзүгә тыю кертелде", – дип хәбәр итте Сергей Крайнов.

 Йортларда яшәүчеләрнең 90%ында техник хезмәт күрсәтүгә шартнамә юк.

Сергей Аркадьевич, газ җайланмасына кагылышлы тикшерү эшләрен кем уздырырга тиеш?

Эксперт сүзләренә караганда, йортларда газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү елга бер мәртәбә уздырылырга тиеш. Газ хезмәткәрләре барлык җиһазларның барлык режимнарда да эшләвен тикшереп карарга тиеш. Әгәр фатирда газ белән су җылыта торган җайланма тора икән, аның автоматика системасы шулай ук тикшерелергә тиеш.

"Мисал өчен, су беткән очракта, су җылыта торган газ җайланмасында газ бирелү күренеше дә туктатылырга тиеш. Төтен каналында һава суыртылу дәрәҗәсе кимегәндә, газ котелына газ бирү туктатылырга тиеш", – дип аңлатты республиканың Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе.

Бу вакытта, ул ассызыклап узганча, фатир эчендәге газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү белән газ хезмәтләре, нигездә "Газпром трансгаз Казань", шулай ук газ җайланмаларының дилерлары ("Аристон", "Бакси" котеллары һ.б.) шөгыльләнә. Котеллар, су җылытучы газ җайланмаларын һ.б. урнаштырганда техник хезмәт күрсәтү буенча зарури тәртиптә тиешле шартнамә төзелә.

"Ләкин әлеге шартнамә ел саен озайтылырга тиеш, ә аның өчен түлисе була. Бәясе төрле котеллар өчен елына 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр бәяләнә. Ләкин, кызганыч, милекчеләрнең барысы да аны озынайту яклы түгел, эшлиме – эшли, димәк яхшы", – дип билгеләде Сергей Крайнов.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, фасадтагы газүткәргечләргә һәм ике контурлы котелларга хезмәт күрсәтүче компанияләрнең барысы да махсус оешмалар реестрында булырга тиеш. Реестрның "хуҗасы" – ТР Дәүләт торак инспекциясе. Бүгенге көндә әлеге исемлектә 91 оешма бар.

"Индивидуаль котелларга хезмәт күрсәтүгә шартнамә төзегән абонентлар саны 55,9 мең, шул ук вакытта торак фондында билгеләнгән индивидуаль газ котелларының саны – 563 мең данә. Ягъни, милекчеләрнең нибары 10%ы гына шундый шартнамә төзи", – дип ассызыклады спикер.

Газ хезмәткәрләре: дәүләт күзәтчелегендә тормый

Газ оешмаларының үзләрен дәүләт ни рәвешле көйли соң?

Җавабында Крайнов болай дип хәбәр итте: техник хезмәт күрсәтүче оешмалар, – алар фактик рәвештә хосусый компанияләр, аларга дәүләт күзәтчелеге башкарылмый. Эксперт сүзләренә караганда, дәүләттә газ оешмалары эшен: аларның техник хезмәт күрсәтүне ни рәвешле һәм нинди күләмдә үткәрүен, тикшерүләр планының үтәлгән булу-булмавын һ.б. тикшерүне бер генә күзәтчелек органына да йөкләнмәгән.

"Без тәкъдимнәр ясап карадык һәм чираттагы мәртәбә аларны (федераль дәрәҗәдә) юллыйбыз.  Әгәр дәүләт махсус оешмалар эшчәнлегенә контроль тәэмин итәргә тели икән, ул вакытта күзәтчелек органын да билгеләргә кирәк. Ростехнадзор булсынмы ул, торак инспекциясеме яки башка төрле органмы, мөһим түгел”, – дип саный Сергей Крайнов. 

Тикшерүчеләрне кертмәгән очракта: көлкеле штрафлар, эчә торган хуҗалар һәм зыян күрүче күршеләр

Мин тәртипле гражданин, ә минем күршем – асоциаль тип. Мин үземнең дары мичкәсендә яшәгәнлегемне аңлыйм, миңа нишләргә?

"Әлеге мәсьәлә бик катлаулы. Бездә асоциаль шәхесләр алай ук күп булмаса да, алар бар һәм күпфатирлы йортларда яшиләр. Кызганычка, кешенең эчәме-юкмы икәнлеген билгели торган нинди дә булса катгый чаралар юк һәм аларга нинди дә чара күрелә алмый. Законнарда бу каралмаган. Шуңа күрә дә кемне эчә торган, ә кемне эчми торган кеше итеп ничек билгеләргә – аңлашылмый", – дип хәбәр итте ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы.

Кешеләрнең куркыныч булган башка категориясе бар, дип тә өстәде ул, – үз фатирларына газны тикшертү өчен принципаль рәвештә кертми торганнары. Крайнов сүзләренә караганда, моңа китергән сәбәпләрнең берсе карау барышында ачыкланырга мөмкин булган, фатирда башкарылган килештерелмәгән үзгәртеп планлаштырулар.

Әгәр милекчеләр булачак тикшерү турында очраклы рәвештә онытса яки бу вакытта эштә булса, ул чакта газ хезмәткәрләре тиздән аларга яңадан киләчәк. Ә принципиаль рәвештә өйләренә кертмәүчеләргә килгәндә, монда хәл үзгә, ул Административ кодекс гамәлләренә туры килә, ләкин моның өчен газ хезмәткәрләренә өйгә кертелмәү фактын үзләренә расларга туры киләчәк (ә бу эш алай ук җиңел түгел). Мондый очракта фатирда яшәүчеләр өчен янаган максималь нәрсә, ул да булса 5 мең сумлык штраф.

"2016 елның декабрендә Административ хокук бозулар турында кодекска газ оешмалары вәкилләрен кертүдән баш тарту турындагы статья өстәлде. Ләкин бу статьялар буенча җаваплылыкка тарту – бик катлаулы эш. Узган елда Дәүләт торак инспекциясенә 118 материал килде һәм аларның 97се документларны тиешенчә рәсмиләштермәгән өчен кире кайтарылды", – дип уртаклашты статистика белән инспектор.

Йортларда яшәүчеләрнең башка бер тибы – арендаторлар белән дә аналогик хәл күзәтелә. Соңгылары, закон буенча, үзләре яшәгән фатирлардагы газ җайланмалары өчен бернинди дә җаваплылыкта түгел – бүлмәне арендага бирүче генә (милекче) җаваплы булырга тиеш.

Йомгаклап, Сергей Крайнов тагын бер кат ассызыклады: газ хезмәтләре, күзәтчелек органнары тарафыннан күрелә торган чаралар "газ" һәлакәтләренә бәйле очракларны киметергә генә мөмкин. Аларны фәкать милекчеләр газ җайланмасыннан куркынычсыз файдалану кагыйдәләрен һәм нормаларын тайпылышсыз үтәгән очракта гына булдырмый калырга мөмкин.

"Нәрсә генә булмасын, милекчеләр бу эшләрне күзәтеп торырга һәм проблема килеп чыккан очракта, әлбәттә инде, иң беренче чиратта полиция органнарына хәбәр итәргә тиеш. Әгәр газ исе бар икән – газ хезмәткәрләренә. Моңа кемнең дә булса сәбәпче булуын күрсәләр, ул вакытта газ хезмәткәрләре газ бирүне туктата, әлеге турбаларны эретеп ябыштырып куя. Ләкин кеше эчкән генә булса, турыдан-туры тыю юк", – дип аңлатты Сергей Крайнов. 

Батып баручыларны коткару: Торак кодексына йөзләгән төзәтмә һәм белемсез милекчеләр

Законнарда кертелгән хосусыйлаштыруга бәйле рәвештә без торак милекчесе дигән төшенчә барлыгын белдек. Ләкин әлегә кадәр торак хуҗасы буларак үз хокукларыбызны һәм бурычларыбызны аңларга өйрәнмәдек. Безгә белемле милекчене ничек тәрбияләргә, моның белән кем шөгыльләнергә тиеш?

"Сез бик "авыру" темага кагылдыгыз. 2005 елда яңа Торак кодексы гамәлгә керде – бездә фатир милекчесе барлыкка килде, аңа билгеле бер хокуклар һәм бурычлар йөкләнде. Милекче карап тоту, эксплуатацияләү, файдалану, үз вакытында ремонтлау турында карарлар кабул итәргә тиеш", – дип ризалашты Крайнов.

Шул ук вакытта күпфатирлы йортларда яшәүче милекчеләрнең бик белемле укытучылар, табиблар һ.б. булуы турында да ассызыклады. Ләкин йорт белән грамоталы идарә итү өчен бу гына җитми.

"Йортны грамоталы эксплуатацияләү өчен әлеге йорт торышын белергә кирәк.

Ул бик катлаулы механизм, профессионал эшләвен тәэмин итә. Ә безнең милекчеләр еш кына җыелышларга йөрмиләр", – дип билгеләде ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы.

Сез әлеге капкаларга 14 ел шакыйсыз, һәм аңлашыла инде, без идеаль милекчене ясый алмаячакбыз. Ләкин йорт хуҗалыгы белән нәтиҗәле идарә итү өчен нинди дә булса башка механизмнарны уйлап табарга ярамый микән?

"2005 елдан бирле Торак кодексына 180 якын үзгәреш кертелде. Беренче алты елда алар күп түгел иде, ләкин соңгы елларда без даими рәвештә яңадан-яңа төзәтмәләр кертеп торабыз", – дип сөйләде Сергей Крайнов.

Яртылаш чаралар белән генә эш итеп булмый монда, дип тә өстәде ул. Күпфатирлы йортлар белән нәтиҗәле эш итү өчен гамәлдәге Торак кодексына кертелүче төзәтмәләргә караганда тагын да зуррак масштаблы үзгәрешләр кирәк.

Монысы инде федераль законнар дәрәҗәсенә кагыла. Димәк, батып баручыларны коткару аларның үзләреннән тора, килеп чыга?..

Җавап итеп республиканың Дәүләт торак инспекциясе башлыгы болай дип искәртте: ведомствога чираттагы берәүнең газ тикшерүчеләрне өйгә кертмәве һәм күршеләренең гомерен куркыныч астына куюы турында хәбәрләр даими килеп тора.

"Аңа яхшы булса, калганнарга – начар", – дип йомгаклады инспектор һәм тагын бер кат газ куркынычсызлыгына бәйле мәсьәләләрнең күп өлеше фатирларның милекчеләренең үзләренә бәйле булуы турында искәртте. Фәкать аларның җаваплы карашы гына газ һәлакәтләренә нокта куя ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования