2018 елның ноябрендә Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2018 елның 7 декабре, җомга

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә 2018 елның 26 ноябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан Нурлат ш. "Жилье" ҖЧҖ карата планлы тикшерү башланып китте. Тикшерү 20 эш көне дәвамында уздырылачак.

2018 елның ноябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 41 тикшерү үткәрелде, аларның 32се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча һәм 9 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле. Шулай ук 2018 елның ноябрь аенда Чистай ЗТИ тарафыннан капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортларны тикшерүләр, шулай ук Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелә торган торак йортларны караулар үткәрелде.

Үткәрелгән тикшерүләр кысасында барлыгы гомуми мәйданы 244,55 мең кв. метр булган 52 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 43 очрагы ачыкланды. Җитешсезлекләрне бетерү өчен 19 күрсәтмә бирелде. Элек бирелгән, тикшерелгән 32 күрсәтмәнең барысы да билгеләнгән вакытта үтәлгән, актлар белән ябылган. Шулай ук Чистай ЗТИ тарафыннан уздырылган тикшерүләр барышында гражданнарга торак урыннарын үзирекле рәвештә үзгәртеп корган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 1 өлеше буенча һәм торак урыннарын үзирекле рәвештә үзгәртеп планлаштырылган өчен РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлеше буенча 2 беркетмә төзелде. Әлеге беркетмәләр буенча кисәтү турында 1 карар һәм 3000 сумлык штрафлар турында 2 карар чыгарылды. 

2018 елның ноябрендә Чистай ЗТИ гражданнардан 23 язмача мөрәҗәгать керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 9 буенча планнан тыш тикшерүләр уздырылды, 4 мөрәҗәгать инспекция контроленә алынды (күрсәтмәләр бирелде).

Чистай ЗТИ беркетмәсе буенча җәмәгать суды тарафыннан 2018 елның ноябрендә ТМШ рәисенә карата РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлеше (күрсәтмәне вакытында үтәмәгән өчен) нигезендә 1000 сум күләмендә штраф салу турында карар чыгарылды.

Шулай ук 2018 елның ноябрендә, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 26.12.2008 N 294-ФЗ федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында, зарури таләпләр бозылу очрагы буенча 7 беренчел тикшерү; юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә 3 контрольлек чарасы уздырылды, законнардагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 2 кисәтү бирелде.  

2018 елның ноябрендә элек административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан барлыгы 25,3 мең сумлык штраф түләнде. 

Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2018 елның ноябрь аенда идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре нигезендә 296,3 мең сумлык эшләр башкарылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International