Инвалидларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

"Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында" 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Восхождение" инвалидларны тернәкләндерү үзәге" ДАСХУ учреждениесендә I, II төркем инвалидларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды.

Юридик ярдәм күрсәтү көнендә түбәндәге ведомстволарның хезмәткәрләре катнашты: Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Адвокат палатасы, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Россия Федерациясе Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге ДУ, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге ДУ, Казан шәһәре прокуратурасы.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясеннән ТР ДТИ административ тәҗрибә бүлегенең өлкән белгече Краснова Мария Олеговна һәм Казан шәһәре торак инспекциясе консультанты Руслина Анастасия Владимировна катнашты.

Уртак мөлкәтне карап тотуга (салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча фатир эче инженер системаларыннан файдалану мөмкинлеген бирүгә); күпфатирлы йортта биналарны һәм уртак мөлкәтне инвалидларның ихтыяҗларын исәпкә алып үзгәртеп коруга; баскычлы урыннарның торышына; "газ" хезмәте өчен түләү хисаплауга, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү счетларында алдагы милекче әҗәтләрен белдерүнең хокуклы булу-булмавына кагылышлы телдән мөрәҗәгатьләр килде.

Юридик ярдәм күрсәтү йомгаклары буенча ТР ДТИ белгечләре тарафыннан гражданнарга тиешле аңлатмалар һәм алга таба гамәл кылу өчен киңәшләр бирелде. Элеккеге милекче түләргә тиешле әҗәтләрне торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләр өчен түләү счетында белдерүнең хокуклы булу-булмавына кагылышлы мәсьәлә контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International