2019 елга күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын формалаштыру хакында

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә муниципаль районнары Башкарма комитетлары тарафыннан "Татарстан Республикасы Торак фонды мониторингы" ДМС системасында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы билгеләгән финанслау лимитлары чикләрендә 2019 елга күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча кыска чорлы планнары формалаштырылган.

         Зәй шәһәрендә һәм Зәй районында - 15, Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама районында - 125, Яңа Чишмә муниципаль берәмлегендә 2 йортта капиталь ремонт эшләрен уздыру планлаштырыла. Капиталь ремонт программаларына кертелгән барлык йортлар да ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан тикшерелде. Тәртикә салынмаган элемтә элмә линияләре һәм һава кабель үткәргечләре Түбән Кама шәһәренең 43 күпфатирлы йортында ачыкланды. Җитешсезлекнең бетерелүе контрольгә алынды.

          ТКЗТИ тәкъдимнәре буенча, инспекция уздырган планлы һәм планнан тыш тикшерүләр нигезендә, 2019 елга капиталь ремонт программаларына 22 күпфатирлы йорт кертелгән, алардан 10 - Зәй МБ, 11 - Түбән Кама МБ, 1 - Яңа Чишмә МБ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International