Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеге турында мәгълүматның идарәче оешма тарафыннан урнаштырылуының корректлы булу-булмавына карата йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау турында

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама районы, Кама Аланы ш.т.п. күпфатирлы йортта яшәүченең Идарәче оешма тарафыннан күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеге турында мәгълүматны ТР Торак фонды мониторингы ДМС системасында урнаштыруының корректлы булу-булмавына карата мөрәҗәгатен карады.

         Тикшерү барышында "УК Мой дом Камских Полян" ҖЧҖ идарәче компаниясенең эшчәнлеге турында мәгълүмат ачуның РФ Хөкүмәтенең 2010 ел, 23 сентябрь, № 731 карарында расланган стандартта билгеләнгән тәртибен, ысулларын һәм срокларын бозу очраклары ачыкланды. Асылда, "йорт паспорты" бүлегендә йортның гомуми мөлкәтенә керә торган бүлмәләрнең гомуми мәйданы, уртак файдаланудагы урыннарның мәйданы күрсәтелмәгән, "карап тоту һәм ремонтлау буенча эшләр планы", "коммуналь хезмәтләргә түләүләр турында", "торак хезмәтләренә түләү турында белешмәләр", "йорт турында гомуми белешмәләр" һ.б. бүлекләренә мәгълүмат кертелмәгән.

Тикшерү материаллары буенча "УК Мой дом Камских Полян" ҖЧҖ идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 статьясының 2 өлеше ("Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозу") буенча инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды. Суд карары нигезендә юридик затка 75 мең сум күләмендә штраф салынды.

          ТКЗТИ күрсәтмәсе нигезендә әлеге җитешсезлек очраклары бетерелде, Идарәче компания эшчәнлеге турында ТР Торак фонды мониторингы ДМС системасындагы мәгълүмат билгеләнгән таләпләргә туры китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International