2018 елның октябрендә Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның октябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 52 тикшерү үткәрелде, аларның 46сы – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча; 1 тикшерү – прокуратура таләбе буенча һәм 5 тикшерү – ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле. Шулай ук 2018 елның октябрь аенда Чистай ЗТИ тарафыннан капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортларны тикшерүләр, Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелә торган торак йортларны караулар үткәрелде. ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә 2018 елның октябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан Чистай ш. "Лесное" ТМШ карата планлы тикшерү тәмамланды (2018 елның сентябрендә башланган иде).

Үткәрелгән тикшерүләр кысасында гомуми мәйданы 133,08 мең кв. метр булган барлыгы 57 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 9 очрагы ачыкланды. Җитешсезлекләрне бетерү өчен 8 күрсәтмә бирелде. Элек бирелгән, тикшерелгән 46 күрсәтмәнең 45се билгеләнгән вакытта үтәлгән, актлар белән ябылган. ТМШ рәисенең күрсәтмәне билгеләнгән чорында үтәмәгәне өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча 1 беркетмә төзелде, административ хокук бозу эше карап тикшерү өчен ведомстволык буенча җәмәгать судына җибәрелде.

2018 елның октябрендә Чистай ЗТИ гражданнардан 26 язмача мөрәҗәгать керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 9ы урынга чыгып тикшерелде, аларның 4се инспекция контроленә алынды (күрсәтмәләр бирелде).

Чистай ЗТИ беркетмәләре буенча 2018 елның октябрендә Җәмәгать суды тарафыннан идарәче оешмаларга гомуми 100 000 (йөз мең) сумлык штрафлар салынды.

2018 елның октябрендә элек административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан барлыгы 25000 (егерме биш мең) сумлык штраф түләнде. 

Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2018 елның октябрь аенда идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре нигезендә 287 мең сумлык эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International