2018 елның сентябрендә Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә 2018 елның сентябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан Чистай ш. "Красноармейская" ТМШ карата планлы тикшерү тәмамланды (2018 елның августында башланган иде), шулай ук Чистай ш. "Лесное" ТМШ карата планлы тикшерү башланып китте.

 2018 елның сентябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 16 тикшерү үткәрелде, аларның 14се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча һәм 2 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле. Шулай ук 2018 елның сентябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортлар тикшерелде, Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелүче торак йортлар тикшерелде, шулай ук идарәче оешмаларның торак фондын алда торучы җылыту сезонына әзерләүдә чаралар үтәлешенә мониторинг үткәрелде.

Үткәрелгән тикшерүләр кысасында барлыгы гомуми мәйданы 76,66 мең кв. метр булган 35 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 42 очрагы ачыкланды. Җитешсезлекләрне бетерү өчен 10 күрсәтмә бирелде.

2018 елның сентябрендә Чистай ЗТИ гражданнардан 20 язмача мөрәҗәгать керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 8е урынга чыгып тикшерелде, аларның 5се инспекция контроленә алынды (күрсәтмәләр бирелде).

Чистай ЗТИ беркетмәләре нигезендә 2018 елның сентябрендә Җәмәгать суды тарафыннан идарәче оешмаларга һәм аларның вазыйфаи затларына гомуми 100300 (йөз мең өч йөз) сумлык штрафлар салынды.

2018 елның сентябрендә элек административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан барлыгы 25000 (егерме биш мең) сумлык штраф түләнде. 

Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2018 елның сентябрь аенда идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре нигезендә 1194,6 мең сумлык эшләр башкарылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International