Салкын су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт белән халыкны тәэмин итү нормативларының бозылуы хакында

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Яңа Чишмә районы прокуратурасы таләбе нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Яңа Чишмә авылының Совет урамы буенча хосусый торак фондындагы йортларны салкын су белән тәэмин итүнең канәгатьләндерерлек булмавы факты буенча тикшерү уздырылды.

         Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча һәм халыкны салкын су белән тәэмин итү өлешендә ачыкланган бозулар нигезендә әлеге коммуналь хезмәтне җиткерүче булып торган "Новошешминское МПП ЖКХ" ҖЧҖ предприятиесе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. ("Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу") нигезендә, 5000 сум штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

        ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча җитешсезлекләр бетерелде, салкын су белән тәэмин итү трассасындагы җитешсезлек юкка чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International