2018 елның 15 сентябрендә Яр Чаллы шәһәрендә “Барча Россия старт ала! Татарстан старт ала” шигаре белән “Татарстан кроссы-2018” булды, анда Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе хезмәткәрләре катнашты. Кояшлы һәм аяз һава торышы, шәп кәеф, бәйрәм рухы – боларның барысы да спорт чарасына старт бирде.