Торак биналарны максатынча файдаланмау

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе
Бөгелмә шәһәренең Ворошилов урамы 16нчы йортта яшәүчеләрнең күмәк мөрәҗәгатен карау барышында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 21.01.2006 елгы 25нче санлы карары һәм Россия Федерациясе Торак кодексы белән расланган Торак биналардан файдалану кагыйдәләрен бозу ачыкланды, төгәлрәге, Ворошилов урамындагы 16нчы йортның 3, 4 нче торак биналары гражданнар яшәү өчен кулланылмый. Әлеге фатирларда урам яктыртуга һәм күпфатирлы йортларның электр челтәрләренә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче оешма урнашкан. Бу кагыйдәне югарыда аталган йортның 3, 4нче фатирлары милекчесе бозган. РФ Торак кодексының 22 статьясының 3 өлеше нигезендә, "күпфатирлы йортта фатирны торак булмаган бина итеп күчерү мондый фатир күрсәтелгән йортның беренче катында урнашкан булса яки беренче каттан югарырак, әмма торак булмаган бинага күчерелә торган фатир астында урнашкан бүлмәләр торак булмаса гына рөхсәт ителә". Бу кагыйдәне Ворошилов урамындагы 16нчы йортның йортның 3, 4нче фатирлары милекчесе бозган.

Физик затка карата РФ КоАП 7.21 маддәсе 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, торак иснпекциясе карары нигезендә, административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. Билгеләнгән тәртиптә кагыйдә бозуны бетерергә күрсәтмә бирелде.

Хәзерге вакытта күрсәтмә үтәлешен Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тикшерүдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International