Чистай шәһәре идарәче оешмасы җитәкчесен энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турындагы законнарның кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту турында

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

"Жилищник-5" ИК ҖЧҖ карата уздырылган планлы тикшерү барышында Чистай ЗТИ инспекторы тарафыннан "Энергияне саклау турында һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2009 елның 23 ноябрендәге 261-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – 261 номерлы Федераль закон) бозылу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә:

- идарәче оешма тарафыннан күпфатирлы йортта энергияне сак куллану һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр эшләнмәгән һәм Чистай ш. Комсомол урамы буенча 5 номерлы һәм Урман-завод урамы буенча 21а номерлы күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләренә аларны уздыру чыгымнарын, тотыла торган энергетика ресурсларын киметүнең көтелгән күләмен һәм тәкъдим ителә торган чараларның үз-үзен аклау срокларын күрсәтеп (261 номерлы ФЗ 12 ст. 7 п.) җиткерелмәгән, ә бу эшләрне аталган күпфатирлы йортларда үткәрү мөмкинлеге бар.

Ачыкланган җитешсезлек өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.16 ст. 5 өлешендә җаваплылык каралган, бу хакта "Жилищник-5" ИК ҖЧҖ директорына беркетмә төзелде.

ЧЗТИ башлыгы карары нигезендә "Жилищник-5" ИК ҖЧҖ директоры гаепле дип танылды һәм РФ КоАП 9.16 ст. 5 өлеше нигезендә 5000 сум күләмендәге штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. 

Ачыкланган җитешсезлекне юкка чыгару өчен идарәче компаниягә күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше инспекция контролендә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International