Түбән Кама ш. "Вокзальная-1 ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан 2018 елга Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә планлы документар тикшерүне уздыру өчен кирәкле документлар тулы күләмендә тапшырылмады.
Җибәрелгән җитешсезлекләр өчен "Вокзальная-1 ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.7 статьясы ("Белешмәләр (мәгълүмат) бирмәү") нигезендә инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.
Түбән Кама җәмәгать суды карары нигезендә "Вокзальная-1 ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе гаепле дип танылды, 3000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәзага тартылды.