"Анкар" идарәче компаниясе" ҖЧҖ карата планлы тикшерү

2018 елның 13 июле, җомга

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә 2018 елның маеннан башлап 20 эш көне дәвамында Казан шәһәре торак инспекциясе тарафыннан "Анкар" идарәче компаниясе" ҖЧҖ карата планлы тикшерү уздырылды.

 Күрсәтелгән идарәче оешма идарәсендә торучы ике торак күпфатирлы йортны тикшерү барышында 39 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 6 күрсәтмә бирелде. "Анкар" идарәче компаниясе ҖЧҖ вазыйфаи затына карата лицензия таләпләрен бозган өчен РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.  Административ хокук бозу эше карап тикшерү өчен ведомство карамагы буенча Казан ш. Идел буе районы җәмәгать судына җибәрелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International