2018 елгы кыска чорлы капиталь ремонт программасын тормышка ашыру турында

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауның төбәк программасын тормышка ашыруның расланган кыска чорлы планы нигезендә 2018 елда Зәй шәһәрендә һәм Зәй районында – 17, Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама районында – 123, Яңа Чишмә авылында 2 йортта капиталь ремонт эшләрен башкару планлаштырыла. Капиталь ремонт программасына кертелгән барлык йортлар да инспекция тарафыннан тикшерелде. Планлаштырылган эш төрләрен башкаруга карата җитешсезлек исемлекләре ТКЗТИ тарафыннан килештерелде.

Тикшерүдә тотылган барлык районнар буенча да генподрядчы оешмаларны сайлау буенча электрон аукционнар узды. Хәзерге вакытта субподрядчы оешмалар белән эшләр башкару турында шартнамәләр төзү эше алып барыла. Йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләрне Зәй МБ 4 субподрядчы оешма, Түбән Кама МБ 8 субподрядчы оешма, Яңа Чишмә авылында 1 субподрядчы оешма тарафыннан башкару күздә тотыла.

Зәй муниципаль районында субподряд шартнамәләре барча 17 йорт буенча да төзелгән һәм ТР ДТИ реестрына кертелгән.

Капиталь төзекләндерү эшләре башланган: Зәй МБ буенча 16 йортта, Түбән Кама МБ буенча – 109, Яңа Чишмә МБ буенча әлегә эшләр алып барылмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International