Торак хезмәтләре өчен түләү исәпләгәндә гражданнарның торак хокукларын үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тарту турында

2018 елның 9 июне, шимбә

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама ш., Кораб урамы № 30 йортта яшәүченең Түбән Кама шәһәре прокуратурасыннан килгән, йортның гомуми ихтыяҗлары өчен кайнар су белән тәэмин итүгә түләү исәпләүнең хокуклы булу-булмавына кагылышлы мөрәҗәгате каралды.

       Уздырылган тикшерү барышында әлеге торак хезмәте буенча түләү хисаплау тәртибенең бозылу факты ачыкланды.

        Уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә гариза белән мөрәҗәгать итүчегә йортның гомуми ихтыяҗлары өчен кайнар су белән тәэмин итүгә түләү 28775,99 сум күләмендә төзәтеп исәпләнде. Җибәрелгән хаталар өчен "Южное" ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 2.11 ст. ("Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында Татарстан Республикасы законнары таләпләрен үтәмәү") нигезендә административ җаваплылыкка тартылды. Җәмәгать суды карары нигезендә аңа 4000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International