Казан шәһәре торак инспекциясе башлыгы "Эфир" телкомпаниясенең "Город" программасында чыгыш ясады

6 июнь 2018 ел., чәршәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясе башлыгы Латыйпов Руслан Камил улы "Эфир" телекомпаниясенең "Город" программасында катнашты, КШТИнең "Әйләнә-тирәдәге тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке тарту нәтиҗәләреннән гражданнарның сәламәтлеген саклау турында" 2013 елның 23 февралендәге 15-ФЗ номерлы федераль законны бозучыларны җаваплылыкка тартуга бәйле эшчәнлеге хакында сөйләде.

Аталган федераль законның 12 ст. 10 өлеше нигезендә кеше сәламәтлегенә әйләнә-тирәдәге тәмәке төтене йогынтысын киметү өчен лифтларда һәм күпфатирлы йортта уртак файдалану урыннарында тәмәке тарту тыела. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына кертелгән өстәмәләр нигезендә, РФ КоАП 6.24 ст. 1 өлешендә каралган (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында тәмәке тарту өлешендә) административ хокук бозулар турында эшләрне карау бурычы дәүләт торак күзәтчелеге органнарына йөкләнде.

Федераль законда аталган урыннарда тәмәке тарту буенча билгеләнгән тыюны бозу гражданнарга 500 сумнан 1500 сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була. 2018 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча гомуми 225 000 сумлык административ штрафлар билгеләү турында 550 карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования