Мөлкәтчеләр һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар арасында "турыдан-туры" шартнамәләргә күчкән очракта коммуналь хезмәтне мөстәкыйль җитештерү очрагына Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан аңлатмалар бирелде

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

2018 елның 03 апрелендә "Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында" 59-ФЗ номерлы федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә Россиянең Төзелеш министрлыгының 07.05.2018 № 20237-ОГ/04 хатында бу уңайдан аңлатмалар китерелә: "Су белән тәэмин итү һәм су агызу турында" 07.12.2011 № 416-ФЗ федераль закон нигезендә җылы белән тәэмин итү һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча үзәкләштерелгән ябык система булган очракта кайнар судан кулланучылар белән кайнар су белән тәэмин итү шартнамәсе төзелә, анда кайнар суны бирү шартлары һәм кагыйдәләре була. "Җылы белән тәэмин итү турында" 27.07.2010 № 190-ФЗ федераль закон нигезендә җылы белән тәэмин итү һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча үзәкләштерелгән ачык система булган очракта, җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләрдән кулланучы белән җылы белән тәэмин итү һәм кайнар су китертү турында шартнамә төзелә. Аталган нормалардан шунысы аңлашыла: кайнар су белән тәэмин итү эшчәнлеген башкаручы ресурс белән тәэмин итүче оешма кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларын кулланганда һәм кайнар су җиткергәндә җылы белән тәэмин итү һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча ачык системалардан кулланганда җылылык энергиясен күпфатирлы йортларга җиткерелә торган коммуналь ресурс сыйфатында таный алмый.

Моннан тыш, РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 № 354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре нигезендә дә җылылык энергиясен коммуналь ресурс сыйфатында куллану каралмаган.

Димәк, җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт аны башкаручы тарафыннан мөстәкыйль җитештерелгән очракта, күпфатирлы йортта биналарның милекчеләре һәм ресурс белән тәэмин итүче оешма арасында җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү коммуналь хезмәтен күрсәтү турында "турыдан-туры" шартнамә төзелә алмый, чөнки бу очракта ресурс белән тәэмин итүче оешма коммуналь ресурсны коммуналь хезмәт җитештерү өчен мөстәкыйль куллана һәм мондый хезмәтне җитештерүче булып тормый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International