Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре хакында

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән ш., Гастелло урамы буенча 1 номерлы йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карау барышында үзәк инспекторлык үзәге белгечләре "Жилкомплекс" идарәче компаниясе" ҖЧҖ тарафыннан күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашырганда лицензия таләпләре бозылуын ачыклады, ә атап әйткәндә РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык федераль агентлыгының 27.09.2003 №170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларының 4.1.15 һәм 5.8.2 пунктлары бозылган, бу хәл йортта су агызуның уртак инженерлык системасының төзексезлеге аркасында йортның подвал бүлмәсен канализация агынтылары белән су бастыруда чагыла.

Тикшерү нәтиҗәсендә "Жилкомплекс" идарәче компаниясе" ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча беркетмә төзелде һәм карау өчен Яшел Үзән ш. җәмәгать судына җибәрелде.

Моннан тыш, "Жилкомплекс" идарәче компаниясе" ҖЧҖ адресына ачыкланган җитешсезлекләрне билгеләнгән чорда бетерү күрсәтмәсе дә бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International