Түбәдән су үтү аркасында лицензия таләпләре бозылу сәбәпле идарәче компания КШТИ тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясенә (алга таба – Инспекция) Мусин урамының 9 номерлы йортында яшәүчеләрдән түбәдән су үтүгә бәйле күмәк мөрәҗәгать килде.

         Йорт белән "СПЕКТР" ИК" ҖЧҖ идарә итә.

         Әлеге мәсьәләне карау максатында Инспекция инспекторы тарафыннан, идарәче компания вәкилләрен чакырып, урынга чыгып тикшерү оештырылды. Тикшерү нәтиҗәсендә, фатирларга һәм уртак файдалану урыннарында су үтүгә сәбәпче булган уртак мөлкәтне (түбәне) карап тотуда җибәрелгән җитешсезлекләр өчен "СПЕКТР" ИК" ҖЧҖ карата РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, шулай ук 2018 елның 15 маена кадәр йорт түбәсендәге аркылы тишекләрне, йортның конструктив элементлары юешләнүен, тышкы су агызу системасындагы төзексезлекләрне бетерү күрсәтмәсе бирелде. 2018 елның 15 маена кадәр чорма бүлмәләренә һәм чарлак катларындагы түбә түшәмәләренә тепловизион тикшерү уздырырга кушылды. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше Инспекция контроленә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International