Подвалның торышы канәгатьләндерерлек булмау мәсьәләсе буенча

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама ш., Химиклар урамы буенча 60 нчы йортта яшәүче өлкән затның канализация системасыннан су агу нәтиҗәсендә подвал бүлмәсенең канәгатьләндерерлек торышта булмавы турында мөрәҗәгате каралды.

       Уздырылган тикшерү барышында ачыкланганча, подвалдагы инженерлык челтәрләре канәгатьләндерерлек торышта, су чыгару системасы трубалары полипропиленнан ясалган, инженерлык челтәрләреннән су агу һәм подвал бүлмәсен су басу эзләре ачыкланмады. Канализациядән канализация коллекторына чыга торган трубаларның канәгатьләндерерлек торышта булмавына бәйле рәвештә, "ПЖКХ-17" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан агымдагы ремонт акчасы хисабына аларның аеруча тузганнары (йортның 6 подъездында) алмаштырылган.

     Подвал бүлмәсен су басуны туктату өчен, ТКЗТИ күрсәтмәсе нигезендә, "ПЖКХ-17" ИК ҖЧҖ калган 2 канализация трубасын алмаштырды. Әлеге эшләр махсуслаштырылган оешмаларны җәлеп итеп башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International