2019 елгы кыска чорлы капиталь ремонт программасына үзгәрешләр кертү турында киңәшләр

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Инспекция 2019 елда кыска чорлы капиталь ремонт программасы буенча төзекләндерү планлаштырылган объектларны каравын төгәлләде. Яр Чаллы шәһәре буенча 154 күпфатирлы йортның 34сендә билгеле бер эш төрләренең хезмәт күрсәтүче компанияләр тарафыннан элегрәк башкарылган булуы, яисә уртак мөлкәтне төзекләндерү буенча торышы капиталь ремонт таләп итми торган эшләрнең булуы ачыкланды. Инспекция тикшерүләре барышында фотога теркәү эшләре башкарылды. Капиталь ремонт уздыру зарурлыгы расланган объектларның фотолары инспекция тарафыннан ТКХ мониторинглау системасына кертелде.

         Яр Чаллы ЗТИ тарафыннан планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында алынган мәгълүматлар буенча уртак мөлкәткә капиталь ремонт таләп ителгән объектлар билгеләнде. Исемлеккә 20 күпфатирлы йорт керде.

2019 елгы кыска чорлы капиталь ремонт программасына үзгәрешләр кертү буенча киңәшләр шәһәрнең Башкарма комитетына җибәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International