Әлмәт шәһәрендә идарәче компанияләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау тәртибен бозуы турында

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Коммуналь хезмәтләргә түләү хисаплау тәртибе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 06 маендагы 354 номерлы карары белән расланган Коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрендә регламентлана.

Халыкка коммуналь хезмәтләр һәм уртак мөлкәтне карап тоту буенча хезмәтләр күрсәтелгәндә законнар, асылда күрсәтелгән Кагыйдәләр үтәлешенә контрольлекне гамәлгә ашыру ТР ДТИ вәкаләтенә карый.

Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2017 елда идарәче компанияләрнең торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр хисаплау тәртибен тикшерүләр уздырылды.  Тикшерүләр барышында салкын, кайнар су белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү һәм җылыту буенча түләү күләмен нигезсез арттыру фактлары ачыкланды:

а) кайнар су белән тәэмин итү, канализация һәм җылыту буенча түләү хисаплаганда торак булмаган биналарның мәйданнары исәпкә алынмаган;

б) "җылыту" статьясы буенча түләү хисаплаганда йорттагы уртак исәпкә алу җайланмалары күрсәткечләре исәпкә алынмаган;

в) салкын, кайнар су белән тәэмин итү буенча ОДН бүленеше дөрес башкарылмаган.

2017 елда Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләргә күрсәтмәләр бирелде һәм нигезсез исәпләнгән суммалар яңадан хисапланды һәм шәһәр халкына 1 066 476,64 сум акча кайтарып бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International